news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Битлек кигән затлар авылда яшәүче гаиләне куркытып талап чыкканнар

Атып үтерәбез, дип янап, 50 мең сум акчаны, кыйммәтле әйберләрне алып киткәннәр

 (Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Спас районының Әҗмәр авылында яшәүче гаиләне куркытып талап чыкканнар.

Караңгы төндә бәлага таручыларның йорт ишеген шакыйлар. Артык бернидән дә шикләнмәгән хуҗаның ишекне ачуына ук каты итеп башына китереп сугалар. Ул бермәлгә аңын югалтып егыла. Йортка битлек кигән өч ир-ат бәреп керә һәм акча сорый башлыйлар. Куркыту өчен хатын-кызларны бәйләп салалар һәм яңадан йорт хуҗасын кыйный башлыйлар, атып үтерәбез, дип яныйлар.

Йортта булган илле мең сумнан артыграк акчаны, шулай ук кыйммәтле әйберләрне алгач, тиз генә юкка чыгалар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә районның “Яңа тормыш” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100