news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биткойнның бәясе беренче тапкыр 100 мең доллардан артып китте

Бүген иртән биткойн бәясе тарихи максимумны яңартты, 100 мең доллардан артып китте. Бу хакта Binance мәйданчыгы мәгълүматлары сөйли.

Әйтик, 5.33 тә криптовалюта бәясе 100 мең долларны узган, 4,49 процентка үсеш күрсәткән. 5.42 гә курс 101 меңгә җитщ — +5,63 процент. Соңгы мәгълүматларга караганда, ул 102 меңнән артык тора — +5,95 процент.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин биткойнны тыю куркынычы юк, чөнки бу беркемнең дә көченнән килми, дип билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100