news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биткоин криптовалютасы 13,5 мең долларга кадәр арзанайган

Шулай ук Ethereum, Ripple һәм Bitcoin Cash кебек альтернатив электрон валюталарның да бәясе кимегән.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Биткоин криптовалютасы 13,5 мең долларга кадәр арзанайган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Альтернатив электрон валюталарның да бәясе кимегән. CoinMarketCap мәгълүматларына караганда, Ethereum ның курсы - 2 процентка (1,35 мең долларга), Ripple - 4,1 процентка (1,86 долларга), Bitcoin Cash 4,1 процентка (2,55 мең долларга) арзанайган.

Криптовалюталар базары капитализациясе 707,54 миллиард долларга җитә. Биткоинның өлеше барлык криптовалюталар базарының 33 процентын диярлек, Ethereum - 18, Ripple 10 процентын тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100