news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биткоин 2020 елның декабреннән бирле беренче тапкыр 25 мең доллардан арзанайган

Дүшәмбе көнне иртәнге якта биткоинның бәясе 10,8 процентка кимеп, 24,65 мең доллар күрсәткеченә кадәр төште, дип күрсәтә сәүдә мәгълүматлары. РИА Новости шул турыда яза.

Криптовалютлар сату күләме буенча иң зур Binance биржасында Мәскәү вакыты белән 11.28 сәгатькә биткоин 10,84 процентка - 24,65 мең долларга кадәр арзанайган. Бер көн элек ул 6,17 процентка очсызланган, аның бәясе 26,6 меңгә төшкән булган.

Ә егерме биржа буенча уртача бәяне саный торган CoinMarketCap порталы мәгълүматлары буенча, Биткоин бәясе 10,65 процентка – 24,8 мең долларга кадәр кимегән. Динамика бөтен җирдә дә тәүлек өчен күрсәтелгән.

Күрсәткеч 2020 елның декабрендәге минимумга кадәр кимеде. Июнь башыннан криптовалюта бәясе 21 проценттан артыграк төшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot