news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бистә шәле» фестивалендә рекорд зурлыгындагы шәл мәйдан уртасына чыгачак

«Бистә шәле» фестивалендә рекорд зурлыгындагы шәл мәйдан уртасына чыгачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Балык Бистәсе районында 16 августта 11.00 сәгатьтә «Бистә шәле» III республика хатын-кызлар кәсебе фестивалендә иң зур рекорд шәл тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Балык Бистәсе Башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Лилия ⁠Кәримуллина хәбәр итте.

«Фестивальдә мәйдан уртасына иң зур шәл чыгачак. Мәдәният хезмәткәрләребез җыелышып, шәлләрне тоташтырып, рекорд шәл ясадылар. Аны 16 августта мәйданның уртасына алып чыгып күрсәтәчәкләр. Бу шәлнең хикмәте шунда: 80гә якын шәл – 2025 елның июль азагы-август башында Балык Бистәсе халкы бәйләгән шәлләр. 16 августка кадәр әле тагын шәлләр бәйләнеп өстәләчәк», – диде Лилия Кәримуллина.

Фестивальдә, шулай ук, үзенчәлекле бәйләнешле һәм бизәкле шәлләр «Иң креатив шәл» номинациясендә тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot