news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Бистә 2.0” проекты Бишбалта бистәсенең 20 тарихи объекты белән таныштырды

Татарстан Хөкүмәтенең Казандагы Бишбалта бистәсенә карата планнары зурдан: тиздән аны бүгенге кыяфәттә күрү мөмкинлеге булмаячак.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 5 ноябрь көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы Гамәли урбанистика үзәге белән берлектә Казан шәһәренең Бишбалта бистәсе (искәрмә. Адмираллык бистәсе) буенча бушлай экскурсия оештырды. Бу чара әлеге ике оешманың бистәләрне өйрәнүгә юнәлтелгән уртак “Бистә 2.0” проекты кысаларында үтте. Экскурсиядә катнашучылар Бишбалта бистәсендә сакланып калган 20гә якын объектның тарихы, бүгенге көне һәм киләчәге белән таныша алды.

Хөкүмәтнең Бишбалта бистәсенә карата планнары зурдан һәм тиздән аны мондый кыяфәттә күрү мөмкинлеге булмаячак, ди оештыручылар. Шуңа күрә алар катнашучыларны Бишбалта бистәсенең бүгенге көнен күреп калырга чакырды.

Экскурсия Столяров скверында башланды. Җыеп алганда, сәяхәт ике сәгать ярым дәвам итте һәм 20гә якын объектны иңләде. Алар арасында тарихи әһәмиятле Пантелеймон кәшәнәсе (искәрмә. часовня), “Бишбалта” мәчете, “Балыкчы бакчасы”, юкка чыга баручы конструктивизм кварталы, каланча, Петрушкин ишегалды, элекке Макарьев чиркәве, Адмираллык верфьләре, Бишбалта тыкрыклары һ.б. бар иде. Кызганычка каршы, объектлар арасыннан татарларга кагылышлысы берничә генә. Мәсәлән, монда булган мәчтеләребез сакланып калмаган, ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов.

Күптән түгел генә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Яңа татар бистәсе буенча экскурсия үткәргән иде. “Безнең проект бөтен татар бистәләренә кагыла. Без аларның тарихын барлыйбыз, аны актуальләштерергә телибез. Анда хәзер яшәүче халыкның тарихын барлап китәбез һәм киләчәк реконструкция проектына татар тарихын, татар мәдәниятен кертергә омтылабыз”, - дип аңлатты  Айрат Фәйзрахманов.

Бишбалта бистәсендә Казан ханлыгы вакытында ук шәһәрчек булган. Монда балта осталары яшәгән, алар кораблар төзегәннәр. “Без бу тарихны әле начар беләбез, әмма Казан ханлыгы вакытында безнең әби-бабаларыбыз зур-зур кораблар торгызган, монда сәүдә, хәрби флот булган. Бу тарих киң җәмәгатьчелеккә әле таралмаган. Кеше аны аз белә, шуңа күрә аны шушы Адмираллык бистәсен торгызу проектына кертергә кирәк. Монда реконструкцияләнгән XVIII гасыр кораблары гына түгел, ә Казан ханлыгы вакытлары кораблары да торырга тиеш дип уйлыйбыз”, - диде Айрат Фәйзрахманов.

Аның әйтүенчә, бу чара гади экскурсия генә түгел. “Бистә 2.0” проекты бу җирләрне гомумән фәнни яктан тикшерергә омтыла. Шуннан үз тәкъдимнәрен булдырып, аларны хөкүмәт органнарына, архтекторларга җиткерергә тели.

Урбанистика үзәге координаторы Мария Леонтьеа әйтүенчә, бу экскурсиянең икенче максаты – монда торучыларга үзләре яшәгән урын турында мәгълүмат бирү. “Бу чарада монда яшәүчеләр, тарихчылар, шәһәр активистлары, үзэшчән туган якны өйрәнүчеләр катнаша. Экскурсиянең әһәмияте шунда ки, шәһәр кешесе өчен үзе йөрмәгән җир – ул юк җир. Әгәр без кешегә Казан шәһәрен рәсемгә төшерергә кушсак, ул эшен, өен, күңел ачу үзәкләрен, Кремльне ясыячак. Шулай итеп, безнең башларыбызда ниндидер “ак таплар” җыелмасы бар булып чыга. Һәр кеше диярлек шул “таплар” арасында үзе өчен сукмаклар сала һәм бары шулар буенча гына йөри. Шуңа күрә без шәһәр кешеләренә Казанның чын йөзен ачып күрсәтергә телибез. Бу проект аларны шәһәрне бәяли алырга, яратырга һәм аннан илһамланырга өйрәтергә тиеш. Шулай ук мондый экскурсияләрдә төрле кешеләр очраша, фикер алыша һәм әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итә ала. Миңа гына шушы сәяхәт вактында 3-4 кеше килде. Алар монда яшиләр һәм һөнәрләре буенча архитекторлар, төзүчеләр. Бу кешеләрнең өйләрендә төрле фоторәсемнәре, шушы урыннар белән бәйле аерым фикерләре бар. Әлеге чара аларга гамәлдә шәһәрнең киләчәгенә кагылышлы мәсьәләләргә үз өлешләрен кертергә мөмкинлек бирде”, - диде Мария Леонтьева.

Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, бәлки Җиләкле бистәсендә дә шушындый экскурсия булыр. “Бу әле хыял гына. Анда объектлар да ул хәтле күп түгел, әмма җирле халык анда күптәннән яши. Мәсәлән, алар арасында гаилә тарихын XVI гасырдан дәвам иттергән кешеләр дә бар. Җиләкле бистәсендә татар урамнары, татар мохите, кечкенә генә мәчет тә булган. Без киләчәктә Пләтән, Барудия бистәләренең тарихларын актуальләштерергә, аларны торгызу проектларына да кертергә телибез. Гомумән, Россия буенча 20 дән артык татар бистәсе бар. Бу тарихны җыярга һәм кешегә җиткерергә кирәк”, - диде ул.

Экскурсияне оештыручылар Яңа татар бистәсендәге сәяхәттән соң, бирегә шулай ук күп кеше килер дип өмет иткән. Фикерләре рас та килде. Салкын, җепшек кар булса да, Бишбалта буенча сәяхәттә 50-60 кеше катнашты. Алар арасында бистәдә яшәүчеләр, тарихчылар, аерым алганда, активист Артур Тумаков, “Инженер күзләре белән Мәскәү” проекты авторы, инженер-төзүче Айрат Бәһәветдинов, шоумен Айдар Садыйков һ.б. бар иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100