news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең Бишнә авылы мәдәният йортында яссы калфак ясау серләренә өйрәнделәр

Яшел Үзәннең Бишнә авылы мәдәният йортында яссы калфак ясау серләренә өйрәнделәр
Фото: http://yashel-uzan.ru

Яшел Үзәннең Бишнә авылы мәдәния йортында, «Ромашка» коллективы кызлары яссы калфак ясау серләренә өйрәнгән. Анда түбәтәй формасындагы калфакларның килеп чыгу тарихы да тәкъдим ителгән. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

«Бишнә авылы мәдәния йортында аның серләренә төшендек. Ул менә болайрак. Явыз Иван калфагын салырга кушкач, Казан ханбикәсе - Сөембикә каршы килгән. Шулчак ачулы патша аның очлы калфагын кылычы белән кисеп төшергән. Шул рәвешле, ханбикәнең башында калфагы очсыз, яссы булып калган. Әмма, бернигә карамастан, ул аны салмаган. Шулчак калган хатын-кызлар да аңа терәк булу йөзеннән калфакларының очын кисеп, хәзергечә яссы итеп кия башлаганнар», - дип сөйләде Бишнә мәдәният сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

news_right_1
news_right_2
news_bot