news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бишкәктә Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең төрле еллардагы катнашучылары очрашты

8 ноябрьдә Бишкәк шәһәрендә татар-башкорт мәдәни үзәгенең «Туган тел» яшьләр канаты тарафыннан җылы һәм эчтәлекле очрашу оештырылды. Чара яшьләрне һәм өлкән буын вәкилләрен бер мәйданга җыеп, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа танышулар өчен мөмкинлек тудырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуның төп кунаклары төрле елларда «Татар кызы» халыкара бәйгесендә катнашкан кызлар булды. Алар бәйгедә катнашу тарихлары белән уртаклашты, әзерлек барышы, конкурс сынаулары, истә калган мизгелләр турында сөйләде, шулай ук проектның сәхнә арты тормышына кагылышлы кызыклы хатирәләр белән бүлеште.

Кунаклар кызларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, бәйге турында фикерләрен җиткерде. Җанлы аралашу барышында киләчәктә уздырылачак очрашулар һәм уртак инициативалар турында да фикер алыштылар.

Чара татар халкының күркәм традицияләрен дәвам итеп, милли чәй табыны артында тәмамланды.

«Мондый очрашулар буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга, татар яшьләрен берләштерүгә, милли мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калуга зур өлеш кертә. «Татар кызы» халыкара бәйгесендә катнашучылар белән аралашу исә проектның кыйммәтләрен киңрәк танытуга, татар яшьләре арасында үзара хезмәттәшлекне үстерүгә дә ярдәм итә», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot