Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бишкәктә Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган мәдәни кичә булды

Кичә Кыргызстан халыклары ассамблеясенең актлар залында татар галиме, мәгърифәтче, этнограф Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган мәдәни кичә узды. Чара Бишкәк шәһәрендә Каюм Насыйри институты үзәге, «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге һәм «Дуслык» халык хоры катнашында оештырылды. Бу хакта «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әдәби-музыкаль кичәне Каюм Насыйри институты үзәге методисты Нурия Шәрәфетдинова ачып җибәрде. Ул галимнең әсәрләре белән таныштырды, Насыйри үзәге укучылары галимнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Кичәгә кыргыз Милли университеты профессоры, этнография һәм тарих кафедрасы мөдире Әнисә Бикбулатова чакырылган иде. Ул Каюм Насыйри гаиләсе, аның туганнары, XIX гасырда Казанда яшәүче һәм эшләүче буын турында сөйләде.
Кичә барышында Зөлфия Шәрәфетдинова башкаруында татар халкының үткәне турында «Заман» җыры яңгырады, «Дуслык» хоры борынгы татар җырларын һәм такмакларын башкарды, баянчы Иршат Сабиров татар җырларын уйнады.
Кунаклар үзләре белән алып киткән китаплар һәм чәйләрдән «Шифалы чәй» күргәзмәсе оештырылды.

Каюм Насыйри институты матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз