news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бишнә авыл җирлегендә үзара салым акчасы быел йөз сумга артырылган

Биредә яшәүчеләр һәр кешедән 300 сум җыярга ризалык биргән.

(Яшел Үзән, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Гөлнара Вәлиева). Яшел Үзәндә биш авылны үз эченә алган Бишнә авыл җирлегендә сайлау участогы бер генә булуына карамастан, халык референдумга килә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
 
Төшкә кадәр 529 сайлаучының 251е инде  бурычын үтәгән. Торган җиренең киләчәктә төзеклегенә үз өлешен керткән. 
 
"Бездә халык тәртипле, референдумга да, сайлауларга да йөри, килмәүчеләр санаулы гына, - ди әлеге җирлекнең Башкарма комитеты секретаре Резедә Гыйләҗетдинова. – Биредә яшәүчеләрнең 60-70 проценты “за” дип тавыш бирә иде алдагы елларда. Менә быел үзара салым суммасын йөз сумга арттырдык – 300 сум иттек. Халык каршы килмәде, чөнки акчасының нинди эшләргә тотылуын күреп тора, бар да ачык".
 
Быел тупланган үзара салым акчасына дүрт авылда янгын гидрантлары булдырылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot