news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бишкекта Татарстан вузларында белем алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башладылар

Бишкекта Татарстан вузларында белем алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башладылар

(Бишкек, 6 март, “Татар-информ”, Камил Сираҗетдинов). Кыргызстан татарларының “Бердәмлек” оешмасы Татарстан югары уку йортларында белем алырга теләүче мәктәпне тәмамлап чыккан яшьләрдән гаризалар кабул итәргә кереште. Әлеге иҗтимагый берләшмәнең президенты Әлфия Фәттахова хәбәр итүенчә, абитуриентлар исемлеге марттан май аена кадәр төзеләчәк.

Егет һәм кызларны сайлап алу тесты 29 июньнән 1 июльгә кадәр үтәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыюга ирешкән 60 кеше Татарстан Республикасы югары уку йортларының бюджет бүлекләре студентлары булу бәхетенә ирешәчәк. Милли-мәдәни мохтәриятләрнең иҗтимагый тормышында актив катнашу, шулай ук үзләре белем ала торган уку йортлары җитәкчелегеннән уңай характеристика алу, 35 яшьтән дә өлкән булмаулары абитуриентлар өчен төп шарт булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot