news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бишкәктә төрки телле халыкларның III халыкара медиа форумы үтте

Татарстан медиасын ТР мәдәният министрлыгы матбугат үзәге җитәкчесе Р.Мөхәммәтова һәм “Татар-информ” МАның Төркиядәге хәбәрчесе Р.Алтай тәкъдим итте

(Истанбул, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Бишкәктә төрки телле халыкларның III халыкара медиа форумы булып узды. Анда Әзәрбайҗан, Башкортостан, Дагыстан, Гагауз җире, Казахстан, Кыргызстан, Кабарда-Балкария, Кырым, Якут-Саха, Хакасия, Төньяк Төрек Кипр, Татарстан, Төркия кебек җөмһуриятләрдән һәм төбәкләрдән 160 делегат катнашты. Быелгы форумга, башка еллардагысыннан аермалы буларак, төрки халыклар тормышын яктыртучы журналистлар чакырылган. Татарстан медиасын Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат үзәге җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтова һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе Рушания Алтай тәкъдим иттеләр.
”Традицион медианың үзгәреш процессы һәм яңа медиа” дип аталган форумны Төркия җөмһурияте Министрлар кабинеты каршындагы Матбугат һәм мәгълүмат баш идарәсе җитәкчесе Мурат Каракая ачып җибәрде. Кунакларны сәламләп, Төрек парламентар ассамблеясы генераль секретаре Жандос Асанов, төркичә сөйләшүче илләрнең хезмәттәшлек шурасы генераль секретаре, Төркиянең Россия Федерациясендәге элеккеге илчесе Хәлил Акынҗы, Әзәрбайҗан матбугат шурасы рәисе Афлатун Амашов һәм Кыргызстан мәдәният, мәгълүмат вә туризм министры Солтан Раев та чыгыш ясадылар. Ике көн дәвам иткән форумда “Технологик үзгәрешләрнең чагылышы буларак “яңа медиа”, “Төрки дөньяда медианың киләчәге: “Яңа медиа” чаралары һәм социаль челтәрләрнең тәэсирләре”, “Медиа этикасы нигезендә “Яңа медиа” дип аталган утырышлар узды. Анда 15ләп матбугат әһеленең заманча журналистикага кагылышлы докладлары тыңланды. Бу уңайдан журналист Рушания Алтай “Яңа медианың мәгълүмат һәм матбугат корылышларына йогынтысы” дигән темага доклад белән чыкты. Ул соңгы елларда интернет челтәрендә хәбәр порталлары артуының газета-журналларга тискәре йогынты ясавы турында сөйләде. Соңгы 5 ел эчендә АКШ һәм Ауропа илләрендә кәгазь буларак чыгудан туктаган матбугат турында саннар китерде. Электрон дөньяның вакытлы матбугатка нинди йогынты ясавы хакында үрнәкләр бирде. Бу нисбәттән традицион татар мәгълүмат чараларының торышына да кагылып үтте. Интернет хәбәрчелегендә хаос хөкем сөргәнлеген, авторлык хокукларының якланмаганлыгын, теләсә кемнең теләсә нәрсә эшли алуын һәм башка шундый проблемаларны телгә китерде. Кичекмәстән һәр илнең электрон хәбәрчелекне тәртипкә китерерлек кануннары булырга тиешлеген ассызыклады. Аеруча, журналистикада яңа медиа тармагынды эш йөртүче махсус белемле белгечләрне әзерләү мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.
Чыгышларның күбесендә яңа медианың җурналист хезмәтен җиңеләйтүе, шул ук вакытта җурналистның универсал белемгә ия булырга тиешлеге ассызыкланды. Бу нисбәттән “Рюкзаклы журналист” дигән терминның барлыкка килүе белдерелде. Бүгенге чор матбугат әһеленә видеокамера белән дә, фотоаппарат җиһазы белән дә эшли алу таләбе куела. Өстәвенә, һәр журналистның аудио һәм видеокүренешләр белән бәйле компьютер программаларын да белергә тиешлеге әйтелде.
Форумда төрле кызыклы тәкъдимнәр яңгырады. Әйтик, төрки дөнья журналистларының уртак телевидениесен кору, шулай ук төрки дөньяның үз социал челтәрен булдыру, уртак журнал чыгару, мәгълүмат агентылыгын төзү кебек фикерләр җитәкчеләр тарафыннан да уңай каршыланды. Гагауз җирлегеннән килгән вәкил төрки телле медиа платформасының үз фондын булдырып, бәйсез булмаган төрки җөмһуриятләрдә төрки телдә чыгучы кайбер медиа корылышларына ярдәм итү мөмкинлеген булдыру мәсьәләсен күтәрде. Шулай ук уртак интернет сайтында фикерләр банкын булдыру, хакас, алтай, тыва, шор, башкорт кебек аз санлы төрки халыкларны таныту бүлеге оештыру турындагы тәкъдимнәр дә зур кызыксыну уятты.
Гомумән, форумда үзенчәлекле идеяләр, үзгә фикерләр күп яңгырады, бәхәсләр кайнады. Нәтиҗә буларак, һәр төрки җөмһуриятне тәкъдим итүче вәкилләр сайланды. Бу җәһәттән, төрки медиа платформасында Татарстан медиасын Рузилә Мөхәммәтова тәкъдим итәчәк. Шулай ук Төрек парламентар ассамблеясы, ТӨРКСОЙ, төркичә сөйләшүче илләрнең хезмәттәшлек шурасы, Төрки дөнья хезмәттәшлеге (TIKA) кебек оешмалар белән хезмәттәшлек итү, чорның технологик мөмкинлекләрен кулланып, “Яңа медиа”га җайлашу, интернет аланында авторлык хокукларына игътибар арттыру, уртак чаралар оештыру, төрки халыкларның тарихын, мәдәниятен, сәнгатен танытуга хезмәт итәчәк иҗтимагый-мәдәни телевидение каналы ачу буенча карарлар алынды. Чираттагы форум Төньяк Төрек Кипр Җөмһуриятендә оештырылачак.
Төрки телле халыкларның III халыкара медиа форумы Төркия Министрлар кабинеты каршындагы мәгълүмат һәм матбугат чаралары баш идарәсе тарафыннан ТӨРКСОЙ төрки халыкларның мәдәният оешмасы һәм Кыргызстанның мәдәният, мәгълүмат вә туризм министрлыгы ярдәме белән үткәрелде. Кичке очрашуларның берсендә Төркия премьер-министры урынбасары Бәшир Аталай да катнашты.
Форум барышында Карачай – Черкес республикасы җитәкчелегенең, төрки телле халыкларның III халыкара медиа форумы эшчәнлегенә уңышлар теләп җибәргән телеграммасы укылды.
Төрки телле халыкларның медиа форумына катнашучылар Кыргызстанның халык язучысы Чыңгыз Айтматовның каберен зиярәт итеп, чәчәкләр салдылар, улы Әскар белән очраштылар. Алар шулай ук Якутиянең горурлыгы булган сәясәт эшлеклесе, Кыргызстан коммунистик партиясенең беренче секретаре Максим Аммосовның Бишкәк уртасындагы һәйкәленә чәчәкләр куеп, әлеге шәхесне тууына 116 ел тулу уңае белән искә алдылар.
Форум программасы кысаларында кунакларга ТӨРКСОЙ оешмасы эшчәнлеген яктыртучы фотосурәт күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кыргыз халык милли инструментлары ансамбленең махсус концерты күрсәтелде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot