Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бишкәктә Мәхмүд Кашгарый хөрмәтенә зур мәчет ачылды
Ул Россия эшмәкәре һәм хәйриячесе, Кыргызстан кешесе Әнвәр Маметовның матди ярдәме белән төзелгән.
(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Кыргызстан Республикасы башкаласы Мәхмүд әл-Кашгарый мәчете ачылу уңаеннан төрле илләрнең мөселман оешмаларыннан кунаклар кабул итте. Мәчетне ачу тантанасы бүген, 1 апрельдә үткәрелде. Мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре Советы делегациясе кичә, җомга намазыннан соң, Бишкәккә очты.
Мәхмүд әл-Кашгарый исемендәге мәчет тарихта билгеле төрки телләр галиме хөрмәтенә салынган. X-XI гасырларда яшәгән галим "Диване лөгат әт-төрк" ("Төрки сүзләр җыентыгы") хезмәтенә бәйле рәвештә дөнья күләмендә танылды. Аны шулай ук "төрки телләрнең энциклопедиясе" дип тә атыйлар. Кашгарый хәзерге Кыргызстан җирендә, Ыссык-Күлнең көньяк-көнчыгышындагы Барсхан шәһәрендә туа.

Бишкәктәге мөселман гыйбадәтханәсе Россия эшмәкәре һәм хәйриячесе, кыргызстанлы Әнвәр Маметов акчасына салынган. Мәчет архитектурасы мөселман төзелеш сәнгате кануннары буенча эшләнгән.

Ачылу тантанасыннан соң, мөфти шәех Равил Гайнетдин кыргыз матбугаты вәкилләре өчен оештырылган очрашуда катнашты.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз