news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бишкәктә авиаһәлакәттә һәлак булучылар саны утыздан арткан

Бүген "Төрек һава юллары" компаниясенең Boeing 747 йөк очкычы Кыргызстанда һәлакәткә очраган.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Кыргызстан башкаласы Бишкәктә “Turkish Airlines” компаниясенең Boeing 747 йөк очкычы җирле вакыт белән 7.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 4.30 сәгатьтә) “Манас” аэропортына төшкәндә һәлакәткә очраган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Очкыч аэропорт янында дачалар урнашкан бистә өстенә килеп төшкән. Һәлакәт урынында унбишләп йорт җимерелгән, ике йорт янган. Бу һәлакәттә башта 20 кешенең гомере өзелүе хәбәр ителгән иде, шул исәптән экипажның өч әгъзасы һәлак булган. Соңрак Кыргызстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында “мәгълүматлар әле һаман ачыкланып тора, ләкин кимендә 30 кешенең һәлак булган"ын искәрткәннәр, алар арасында җирле халык һәм экипаж әгъзалары бар, дип белдергәннәр. Һәлакәт урыныннан төрле җәрәхәтләр белән 8 кеше хастаханәгә озатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100