Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бишкәктә Атамбаев төзеткән мәчет мөлкәтенә арест салынган
Бу мәчет Бишкәкнең көньяк өлешендәге 2010 елгы апрель вакыйгалары барышында һәлак булучылар истәлегенә төзелгән.
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Хәрби прокуратура Кыргызстан Республикасының элеккеге президенты Алмазбәк Атамбаев төзеткән мәчетне финанслау чыганакларын тикшерә. Мәчет милкенә арест салынган. Бу хакта республиканың Генераль прокуратурасына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.
- Мәчет Бишкәкнең көньяк өлешендәге 2010 елгы апрель вакыйгалары барышында һәлак булган Кыргызстан гражданнары истәлегенә төзелгән.
"Бишкәкнең Беренче май районы суды элеккеге президент Атамбаев акчасына төзелгән мәчет милкенә арест салды", - дигәннәр ведомствода. Кыргызстан Хәрби прокуратурасы элеккеге президент Атамбаевның коррупция гамәлләренә бәйле җинаять эшләрен тикшерүне дәвам итә.
"Җинаять эшен тикшерү барышында мәчетнең Атамбаев тарафыннан "Форум" фәнни-җитештерү фирмасы" ҖЧҖ өчен теркәлгән бер гектар мәйданлы җир кишәрлегендә төзелүе ачыкланды", - ди прокуратура хезмәткәре. Аның сүзләренчә, тикшерү мәчет төзелешен финанслау чыганакларын билгели.
- 8 августта Кыргызстанның хокук саклау органнары хезмәткәрләре элеккеге президент Алмазбек Атамбаевны кулга алды. Кыргызстанның элекке президенты берничә авыр җинаять кылуда шикләнелә. 16 августта суд карары белән Атамбаев һәм аның гаилә әгъзалары милкенә арест салынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз