news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бишкәк янында фаҗигагә юлыккан очкычның һәлакәткә китергән башлангыч сәбәбе аталды

“Боинг 747” йөк очкычы төшеп, кимендә 32 кешенең гомере өзелгән.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Кыргызстанның транспорт һәм юллар министры Жамшитбек Калилов бүген иртән Бишкәк янында "Төрек һава юллары" авиакомпаниясенең “Боинг 747” йөк очкычын һәлакәткә китергән башлангыч сәбәпне атады. Министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, "Боинг 747" "Манас" аэропортына утырганда очкычлар төшү юлына туры килә алмаган. Әлеге авиаһәлакәттә кимендә 32 кешенең, шул исәптән 6 баланың һәм экипаждан 4 кешенең гомере өзелгән, тагын 8 кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, дачалар бистәсендә 32 торак йорт җимерелгән. Пилот һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot