news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бишкәк шәһәрендә үзенчәлекле дизайн белән эшләнелгән мәчет ачылачак

Өч катлы гыйбадәт йорты берьюлы 900 кешене сыйдыра алачак.

(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Якын арада Бишкәк шәһәрендә тагын бер яңа мәчет ачылачак. Үзенчәлекле дизайн белән эшләнелгән гыйбадәт йорты Юнысалиев һәм Шопен урамнары киселешендә урнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Мәчет 2010 елда булган Апрель революциясе корбаннары хөрмәтенә 2015 елда Кыргызстанның элеккеге Президенты Алмазбәк Атамбаев кушуы буенча төзелә башлый. 
 
Мәчет өч катлы итеп төзелгән. Манарасының биеклеге 34 метр, гыйбадәт заллары берьюлы 900 кешене сыйдыра алачак. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot