Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бишкәк шәһәр фестивалендә “Дуслык” татар җыр коллективы да катнаша
Бишкәк шәһәр фестивалендә “Дуслык” татар җыр коллективы да катнаша
(Бишкәк, 19 апрель, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Бишкәктә үзешчән сәнгатьтә катнашучы сугыш һәм хезмәт ветераннары арасында шәһәр фестивале үтә. Фестиваль быел Бөек Җиңүгә 60 ел тулуга багышлана. Фестиваль бәйгеләрендә катнашу өчен, нигездә, шәһәрнең славян диаспораларының ветераннар үзешчән сәнгать коллективлары чакырылган. Төрки телле халыклар диаспоралары арасыннан фестивальдә бары тик “Дуслык” татар үзешчән сәнгать коллективы катнаша. Олы яшьтәге үзешчәннәребез җырларны аерым һәм хорга кушылып башкарачак. Фестиваль шарты буенча, бер җыр сугыш тематикасына булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз