news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бишенче Казан венчур ярминкәсе 23 апрельдә ишекләрен ача

2005 елдан бирле Татарстан башкаласында узган венчур ярминкәләре инвесторлар, югары технологияле кече һәм урта бизнес тарафыннан мондый чараларга зур кызыксыну булуын раслады

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Бишенче Казан венчур ярминкәсе быел 23 апрельдә ачыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов хәбәр итте.
Әлеге чараны быел да ТР Инвестиция-венчур фонды белән Россия туры һәм венчур инвестицияләре ассоцияциясе ТР Министрлар Кабинеты булышлыгында оештыра. Венчур ярминкәсенең максаты - инвестиция процессында катнашучылар арасында коммуникация дәрәҗәсен күтәрү. Бу, катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, компанияләргә потенциаль инвесторлар, венчур капиталы хуҗалары белән сөйләшүләр башларга ярдәм итәчәк, ди оештыручылар.
2005 елдан бирле Татарстан башкаласында узган венчур ярминкәләре инвесторлар, югары технологияле кече һәм урта бизнес тарафыннан мондый чараларга зур кызыксыну булуын раслады. Айнур Әйделдинов белдергәнчә, бишенче ярминкә дә шул елларда тупланган традицияне уңышлы дәвам итәргә тиеш. Дүртенче венчур ярминкәсе нәтиҗәсендә Американың гражданлык тикшеренүләре һәм үсеш фонды белән ТР Инвестиция-венчур фонды арасында ниятләр меморандумы имзаланган иде. Бу юнәлештәге хезмәттәшлек алга таба Мэриленд университеты базасында ТР Инвестиция-венчур фондының вәкиллеген ачарга мөмкинлек бирде.
Айнур Әйделдинов бүген белдергәнчә, агымдагы елның февраленнән Инвестиция-венчур фонды Ауропа туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясенең тулы хокуклы әгъзасы булды.
Быелгы венчур ярминкәсендә катнашучыларга килгәндә, безгә киләчәк компанияләр-потенциаль инвесторларның төгәл тәгаенләнгән исемлеге әлегә расланмаган. Шулай да анда АКШ, шулай ук Ауропа туры һәм венчур инвестицияләре әгъзалары саналган компанияләрнең булуы мәгълүм. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100