Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышы ачылды
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итә
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышы ачылды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Хөкүмәте хезмәткәрләре, республиканың муниципаль берәмлек башлыклары, җирле үзидарә органнары, ММЧ җитәкчеләре катнаша.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып җибәреп, көн тәртибенә бер мәсьәлә - ТР Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасы белән мөрәҗәгать итүе куелуын хәбәр итте. Әлеге минутларда Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламентының бишенче чакырылыш депутатларына һәм чакырылган башка затларга юлламаны җиткерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз