Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының бишенче утырышы киләсе атнада булачак
Президиум тырышын бүген парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып бара
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының бишенче утырышы агымдагы елның 20 нче февралендә сәгать 10 да үткәреләчәк. Бу хакта бүген Дәүләт Советы президиумы утырышында билгеле булды.
Утырышны парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Көн үзәгенә 6 мәсьәлә чыгарылган утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова, комитет рәисләре, президиум әгъзалары катнаша. Президиум утырышының көн кадагына куелган сораулар буенча ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина чыгыш ясый. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, сессия утырышы алдыннан барлык комитет утырышлары уздырылды. "Беренче, икенче һәм өченче укылышка куелган барлык сораулар һәм өстәмә мәсьәләләр каралды. Шуңа күрә бишенче утырышны үткәрү өчен җирлек бар",- диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз