news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сайлаулар нәтиҗәләрен җиткерде

Ул яшь сайлаучыларның активлыгын билгеләп узды

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларның нәтиҗәләрен җиткерде. Сессия утырышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында уза.

Әгъзам Гобәйдуллин агымдагы елның 14 нче сентябрендә сайлауларның Татарстан Конституциясе нигезендә узганын, Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә мөһим вакыйга булганын ассызыклады.

Ул Үзәк сайлау комиссиясенең сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре белән багланышларының ачыклык, хәбәрдарлык принципларына нигезләнеп төзелгәнен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, алдагы сайлау кампанияләре белән чагыштырганда, быел сайлауларның агитацион компаниясе тыныч узган. Ул шулай ҮК дүрт сәяси партиянең сайлау алды дистанциясеннән төшеп калганын искәртте.

"Сайлаулар югары оешканлык дәрәҗәсендә узды, сайлаучыларның югары активлыгы күзәтелде. Сайлау участоклары ябылганда, сайлаучыларның гомуми саны 2 млн 889 мең 172 кеше тәшкил итте. 2 млн 334 мең 723 кеше үз тавышын калдырды. Сайлауга килүчеләр саны сайлаучыларның гомуми санының 80,8 процентыннан гыйбарәт булды. Аларның 12,1 проценты алдан тавыш бирде. Яшь сайлаучыларның активлыгын да билгеләп узу зарур, аларның саны сайлаучыларның гомуми саныннан 20 процент дәрәҗәсендә булды", - дип билгеләп узды Әгъзам Гобәйдуллин.

Үзәк сайлау комиссиясе 5 процентлык барьерны 2 партия узганын искәртте: "Бердәм Россия" партиясе 84,2 процент һәм КПРФ 5,5 процент нәтиҗәсе белән.
Бер мандатлы сайлау округлары буенча, "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән 36 кандидат, ЛДПР партиясенең бер вәкиле һәм үз-үзен тәкъдим иткән 13 зат җиңүгә ирешкән. Нәтиҗәдә, ТР Дәүләт Советының яңа составына өч сәяси партия вәкиле үткән. Яңа чакырылыш парламентында "Бердәм Россия"нең 83, КПРФның 3, ЛДПРның 1 вәкиле һәм үз-үзен тәкъдим иткән 13 депутат булачак.

Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренә караганда, депутатлар арасында төрле һөнәр ияләре бар: абруйлы галимнәр, танылган мәдәният эшлеклеләре, ММЧ, медицина җәмгыяте вәкилләре һәм башкалар сайланган. Үзәк комиссия рәисе хәбәр иткәнчә, депутатлык корпусына кабул ителгән затларның 64 проценты – татарлар, 34 проценты рус милләтеннән, 2 проценты – башка милләт вәкилләре.

Әгъзам Гобәйдуллин гражданлык бурычын үтәүгә җаваплы караган затларга аеруча рәхмәтен белдерде.

Чыгыш ясаучыга вакытыннан алда тавыш бирүгә карата фикерен сорап сорау да бирелде. "Мин Түбән Камада һәм Яр Чаллыда вакытыннан алда сайлаучылар ташкыны шуның кадәр булыр дип көтмәгән идем. Ләкин, ничек кенә булса да, минемчә, бу алым гражданнарга конституцион хокукларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Дөньяның күп кенә илләрендә бу норма кулланыла", - диде Әгъзам Гобәйдуллин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100