news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы тәмам

9 нчы октябрьгә билгеләнгән чираттагы утырышта Татарстан Президентының Дәүләт Советына Еллык юлламасы белән чыгыш ясавы көтелә

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы үз эшен тәмамлады. Аның барышында көн тәртибенә кертелгән барлык сораулар да каралды.

Искәртеп узабыз: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган беренче утырыш эшне оештырып җибәрү рәвешендә булды.

Бүген депутатлар ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасына янә Фәрит Мөхәммәтшинны сайлап куйды, аның урынбасарлары итеп - Юрий Камалтынов һәм Римма Ратникованы. Парламент секретаре итеп дүртенче чакырылышта да шул ук постны биләгән Лилия Маврина сайланды. Сессия дәвамында шулай ук Дәүләт Советы президиумы, парламент комитетлары формалаштырылды, комитетларга җитәкчеләр аныкланды.

Дәүләт Советының чираттагы утырышы депутатлар фикере белән 9 нчы октябрьгә билгеләнде. Ул көнне Татарстан Республикасы Президентының ТР Дәүләт Советына Еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итүе көтелә.

Фәрит Мөхәммәтшин тәнәфестә журналистларга әйтеп үткәнчә, октябрь аендагы сессияләр әле моның белән тәмамланмаска да мөмкин. 30 нчы октябрьдә узар дип көтелгән Дәүләт Советы утырышында бюджет юлламасын җиткерү, анны беренче укылышта карау ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100