news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы узачак көн билгеле

43нче утырышның көн тәртибенә 21 сорау кертелә.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 43нче утырышы 19 ноябрьдә үтәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында билгеле булды.

Татарстанның Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина утырышның көн тәртибенә 21 сорау кертелүен әйтте. Гадәттәгечә, депутатлар өстәмәләре белән, сораулар саны артырга мөмкин.

"2019, 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты икенче укылышта каралачак.

"2016-2020 елларда, перспективада 2030 елга кадәр Татарстан транспорт комплексы үсеше стратегиясен тормышка ашыруны закон ягыннан тәэмин итү" темасына Хөкүмәт сәгате кертелә.

Беренче укылышка 9 закон проекты чыгарыла. Алар арасында халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге, юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым сорауларны җайга салу, шәһәр төзү эшчәнлеге, җирле үзидарә турында закон проектлары бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100