news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бишенче Бөтендөнья башкорт корылтаен быел июнь аенда оештырырга җыеналар

Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров махсус карарны имзалган.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). V Бөтендөнья башкорт корылтаен Уфада быел июнь аенда оештырырга җыеналар. Тиешле Карарны Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзалаган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Корылтай башкорт халкының милләтара тынычлык һәм татулыгын ныгыту, рухи мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, республикадан читтә яшәүче ватандашларга ярдәм итү максатларында оештырыла. Конгрессны үткәрү инициативасы белән «Бөтендөнья башкорт корылтае» халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге Башкарма комитеты чыккан.

Чараны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты составы расланган. Оештыру комитетына «Бөтендөнья башкорт корылтае» берлеге Башкарма комитеты һәм «Башкортстан Республикасы Халыклары ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы белән берлектә 2019 елның 1 апреленә кадәр Россия субъектларында чаралар уздыруны исәпкә алып, әлеге вакыйгага әзерлек планын эшләү һәм раслау йөкләнгән.

Карарны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итү Республика Хөкүмәтенә  йөкләнде, дип хәбәр итәләр Башкортстан башлыгының матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100