news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бишбалта бистәсендә янгын каланчасын шәһәр балансына бирергә әзерлиләр

Объект 2016 елның ахырына кадәр тапшырылачак.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Казанның Бишбалта бистәсендә җимерүдән бары тик Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхсән катнашыннан соң гына коткарылган янгын каланчасын шәһәр балансына тапшырырга әзерлиләр. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан башкаласы баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров хәбәр итте.

"Бу бина Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балансында. Хәзер объектны консервлау бурычы тора, бу анда кеше кермәсен һәм җимерелү дәвам итмәсен өчен кирәк", - дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

Искәртеп үтик: сакланырга тиешле объект статусына ия булмаган архитектура объектын 19 июльдә сүтә башладылар. 1939-40 елларда төзелгән объект шәһәрнең бу өлешендә совет конструктивизмның бердәнбер үрнәге (гомумән, Казанда алар берничә генә), ул тузган һәм якындагы балалар бакчасы өчен куркыныч тудыра дип саналды. Республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның шәхсән катнашыннан соң гына янгын каланчасын сүтү туктатылгач берничә комиссия утырышы узды, анда объектның язмышы буенча фикер алыштылар.

"Минем доклад буенча Татарстан Президенты тарафыннан республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына объектта проект әзерләү һәм авариягә каршы эшләрне билгеләү йөкләмәсе бирелде. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлык тәэмин итәргә, республика Мәдәният министрлыгы сакланучы объект итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш", - дип белдерде утырышлар нәтиҗәләре турында Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.

Казанның баш архитекторы урынбасары сүзләренчә, объект 2016 елның ахырына кадәр шәһәр балансына тапшырылачак. Объектны реконструкцияләү проекты буенча фикер алышу булмады, чөнки бүгенгә кадәр бу мәсьәлә белән кем шөгыльләнәчәге билгеле түгел.

"Бездә мэрия карамагындагы иҗат төркеме эшләгән концепция бар. Бу анда нәрсә булачагын күзаллау гына. Бишбалта бистәсенең үсеше буенча мәгълүмат үзәге, анда республикалылар, ММЧ, бизнесменнар өчен территория үсеше турында бөтен мәгълүмат тупланачак", - дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

Шәһәр хакимияте бөтен Бишбалта бистәсен яңарту проектына, шулай ук янгын каланчасында реставрация эшләренә дә инвесторларны җәлеп итәргә өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100