Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биш-ун елдан музейларда эшләүче калмаска мөмкин – мәдәният министры
Музей хезмәткәрләренең күпчелеге 50 яшьтә.
(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кичә Питрәчтә узган күчмә утырышта музей хезмәткәрләренә кытлык булуын зур басым ясап әйтте.
“Китапханәләр белән беррәттән, халыкка ачык һәм якын тагын бер мәдәни үзәк ул – музейлар. Музей үз эченә берничә функцияне ала: ул фәнни һәм мәгариф үзәге дә, белем бирү учреждениесе дә, төрле иҗтимагый җыен һәм очрашулар үткәрү урыны да. Музейлар кирәк. Әмма музей сферасында кадрлар кытлыгы җитди проблема булып кала бирә. Авыл музейларында буш вакансияләр булмаса да, хезмәткәрләрнең уртача яше 50 гә җитеп килә. Бу исә – 5-10 елдан кадрлар җитмәячәк дигән сүз. Берничә елдан музейда эшләргә кеше калмаска мөмкин.
Министр сүзләренчә, әлеге өлкәдә яшь кадрларны җәлеп итү юлларын табарга кирәк.
Айрат Сибагатуллин фикеренчә, бу өлкәдә тагын бер проблема – район музейларында экспозиция мәйданнары җитешмәү.
“Республиканың 22 музеенда (24 %) фондлар саклау өчен мәйданчыклар юк. Шулай ук муниципаль музейларның күп өлеше музей фонды һәм музей күргәзмәсе булдыруда норматив документларга җавап бирми”, – диде министр.
Исегезгә төшерәбез, кичә Питрәч районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты күчмә утырыш уздырды. Разил Вәлиев җитәкчелегендәге депутатлар иң элек Кощаково, Карповка һәм Шәле авылы мәдәният йортлары белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз