news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биш тапкыр дөнья чемпионы Сергей Обухов "Динамо-Казан" клубына әйләнеп кайтты

43 яшьлек хоккейчы Казан клубы белән килешү төзеде.

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Туплы хоккей буенча биш тапкыр дөнья чемпионы, сигез мәртәбә ил чемпионатын откан һөҗүмче Сергей Обухов “Динамо-Казан” клубы белән килешү төзеде. Бу хакта “Динамо-Казан” туплы хоккей клубының матбугат хезмәте җиткерә.
 
Уенчы шушы көннәрдә клубка кушыла һәм сезон алды җыеннарын уздырыр өчен 7 августта команда белән Яшел Үзәнгә юл тотачак.
 
43 яшьлек хоккейчы өчен Казан клубы ят түгел: 2010-2012 елларда Сергей Обухов “Динамо-Казан”да уйнады, командасының капитаны да иде. Сергей Обухов Казанда чыгыш ясаган вакытта “Динамо-Казан” тарихи җиңүен яулады – 2010-2011 елгы сезонда Россия чемпионы булып танылды, 2010 елда Дөнья кубогын яулады..
 
Белешмә өчен: Сергей Обухов Россия җыелма командасы составында 1999, 2001, 2006, 2007, 2008 елларда дөнья чемпионы булып танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100