Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биш сетка сузылган уенда “Зенит” җиңде
Чемпионнар лигасының чирекфиналының беренче уенында Казан волейболчылары җиңде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Польшада “Зенит” волейбол командасы Чемпионнар лигасының чирекфинал этабында Гданьск шәһәренең “Трефль” командасы белән очрашты. Чирекфинал этабының беренче уенында Казанның “Зенит” волейболчылары җиңде.
Беренче сетта “Зенит” 6 очкога өстен чыкты: 0-1 (19:25).
Икенче сетта “Трефль” волейболчылары 2 очкога өстен чыгып җиңделәр: 1-1 (25:23).
Өченче сетта “Зенит” командасы өстенлекне алды: 1-2 (23:25).
Дүртенче сетта Гданьск волейболчылары алга чыктылар һәм гомуми исәпне тигезләштерделәр: 2-2 (25:23).
Бишенче сетта (тай-брейкта) “Зенит” волейболчылары оттылар һәм әлеге уенда гомуми исәп буенча җиңү яуладылар: 2-3 (13:15).
"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Алексей Самойленко, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.
Киләсе уенны “Зенит” Казанда Волейбол үзәгендә Красноярск шәһәренең “Енисей” командасына каршы үткәрәчәк. “Зенит” – “Енисей” матчы 17 март 17:00 сәгатьтә башлана.
Чемпионнар лигасының чирекфинал этабының икенче уенында “Зенит” һәм “Трефль” командалары Казанда 19 март 19:00 сәгатьтә очрашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз