news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биш мең Казан укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Махсус кунак буларак, Мәскәүдән килгән “Пицца” музыкаль төркеме чыгыш ясады.

Биш мең Казан укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады
Рамиль Гали

(Казан, “Татар-информ”, 23 май, Чулпан Шакирова). Бүген Кремль яр буенда гомумшәһәр “Соңгы кыңгырау” кичәсе узды. Казан мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Казан мәктәпләрен быел 5313 укучы тәмамлый. Аларның 586сы алтын медальгә дәгъва итә. 

Чыгарылыш сыйныф укучыларын “Студентлар язы” һәм “Йолдызлык” иҗат коллективлары, төрле бәйге һәм олимпиада җиңүчеләре, Казанның әйдәп баручы вузларының ректорлары сәламләде.

Казан архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп: “Сезнең алда зур сынау тора. Иң мөһиме - киләчәк юлны дөрес сайлау. Безнең университетка киләләр дә: “Архитектурага барам, килеп чыкмаса, менеджмент факультетына”, - диләр. Кем булырга телисез - башта шуны ачыкларга, шул максатка туры барырга кирәк. “Классный” машина йөртүчеләр дә, чәчтараш, юрист, табиб, архитекторлар да акчаны әйбәт эшли. Берни эшләмәгән кешенең генә акчасы юк”, – диде ул.

Бүген юбилеен билгеләп үтүче ректор шаяртып та алды: “Чыгарылыш кичәсе видеога төшерелә. Соңыннан, видеоязмадан карап, иң актив укучыларны билгеләячәкбез. Ректорлар белән сөйләштек, аларга, укырга кергәндә, беркадәр ташламалар каралган”, - диде ул.

"Соңгы кыңгырау"ны, елдагыча, Казан мэры Илсур Метшин иңенә утырган беренче сыйныф кызы  бирде.

“Барыгыз да югары уку йортына кермәссез. Әмма бүгеннән шушы кыңгырау сезнең мәшәкатьсез балачакка нокта куя. Алда сезне олы юл көтә. Кайда гына булсагыз да, кем генә булсагыз да, туган шәһәрегезне, әти-әниегезне, мәктәпне һәм дусларыгызны онытмагыз, – диде мэр.

Бәйрәм чарасы Мәскәү кунаклары – “Пицца” төркеме чыгышы белән тәмамланды. Ул, укучылар теләген исәпкә алып, махсус чакырылган. Моның өчен башкала укучылары Казан мәгариф идарәсе сайтында тавыш биргән. Претендентлар арасында тагын өч төркем һәм биш аерым җырчы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100