news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биш Казан артисты берьюлы тормыш иптәшләре һәм балалары белән Кайбычта сәхнә тотты

Сәхнәдә барысы бергә 21 кеше булдылар.

(Кайбыч, 19 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова). Башкала артистлары әзерләп килгән «Әниләр һәм бәбиләр» концерт-тамашасын карарга кайбычлылар зал тутырып килде, дип яза җирле басма.

Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Зәмирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова, аларның тормыш иптәшләре һәм балалары – барысы 21 кеше, кемнең нинди сәләте бар, барысын да күрсәттеләр.– Әлеге концерт-проектка гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, әти-әни һәм балаларны тагын да якынайту максатыннан алындык. «Әниләр һәм бәбиләр» дип аталган программа исемендә әти сүзе юк. Ләкин ирләребез дә кайчандыр бәби булган, аларны әниләре, кайнаналарыбыз тугыз ай буе карынында йөрткән, – диде Зәмирә Рәҗәпова.

Җырчы ханымнарның тормыш иптәшләре дә иҗади шәхесләр булып чыкты. Кемдер гармунда уйный, кайсыныкыдыр барабанчы, башкалары күбебезгә мәгълүм җырчылар. Җыр-бию, нәфис сүз, уен көлкедән, нәни тамашачы өчен оештырылган программадан сәхнә гөж килде. Соңыннан тамаша залыннан чыгучыларның «шәп булды бу», «бик ошады», «тагын килсеннәр иде» дигән сүзләре концертның күңелләренә хуш килүен әйтеп тора иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100