news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биш көндә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсенә кулланучылар хокукларын яклауны сорап 80 нән артык мөрәҗәгать ясалган

Сәүдә мәсьәләләре буенча 33 мөрәҗәгать булган, финанс хезмәтләр – 13, ТКХ хезмәтләр – 11, башка мәсьәләләр - 29

  (Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»).10-14 ноябрьдә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсенә кулланучылар хокукларын яклауны сорап 86 мөрәҗәгать ясалган, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Аерым алганда, сәүдә мәсьәләләре буенча 33 мөрәҗәгать булган, финанс хезмәтләр – 13, ТКХ хезмәтләр – 11, башка мәсьәләләр – 29. Идарә кулланучылар хокукларын яклау максатыннан ике нәтиҗә чыгарылган.
Ведомство белгечләре гражданнарның мөрәҗәгатьләрен караганнан соң, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр кулланучыларга 99 368 сум акчаны кайтарган.
Кайнар линиягә (236-94-11) 226 кеше шалтыраткан, аларга аңлатма һәм консультация бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot