news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биш көндә казанлылар 94 литр кан биргән

Шәһәрдә яшәүчеләр “Андрей” акциясе өчен кан бирделәр.

Биш көндә казанлылар 94 литр кан биргән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). 12-16 февральдә казанлылар 94 литр кан биргән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Шәһәрлеләр донор булып, Республика кан бирү үзәгендә узган “Андрей” акциясендә катнашты.

Акцияне онкология авыруларыннан интегүче татарстанлыларга ярдәм итү өчен, Андрей Протасның кызы Алла башлаган. Аның әтисе рак белән авырган һәм берничә ай донорлар каны белән генә яшәгән.

Бу көннәрдә “Элекон”, “Стелла” заводлары, “Заманча технологияләр” компанияләре консалтинг төркеме хезмәткәрләре һәм башка казанлылар акциядә катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot