news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биш гарәп дәүләте АКШ белән бергә Сүриядә “Ислам дәүләте” позициясе буенча һөҗүм ясый

Ул - Иордания, Бахрейн, Катар, Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре

  (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»).  АКШ белән бергә Иордания, Бахрейн, Катар, Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Сүрия территориясендә “Ислам дәүләте” төркеме позициясе буенча ракета-бомба һөҗүме ясый, дип хәбәр итә Итар-ТАСС “Associated Press” мәгълүмат агентлыгына сылтама белән.

Элек Пентагонның рәсми вәкиле контр-адмирал Джон Кирби белдергәнчә, “Сүриядә АКШның кораллы көчләре һәм дәүләт-партнерлар көчләре Ислам дәүләтләре террористларына каршы сугыш алып бара”. Хәзер, операция дәвам итү сәбәпле, ниндидер өстәмә мәгълүмат бирә алмыйбыз, дип билгеләп үткән Кирби, әмма анда АКШ белән бергә нинди илләр катнашуын күрсәтмәгән.

Кирби белдергәнчә, операция башлау турындагы карар дүшәмбе, президент билгеләгән вәкаләтләр буенча, АКШ Кораллы көчләренең Үзәк командованиесе тарафыннан кабул ителде. Шулай ук Америка хәрби журналистларыннан билгеле булганча, Ислам дәүләте позицияләре буенча беренче бәрелеш сәгать ярым булган, аннары операция дәвам иткән, АКШ Хәрби һава көчләре һәм Хәрби-диңгез авиациясе кулланылган. Ике дистәгә якын объектка һөҗүм ясалган, алар арасында Сүриянең көнчыгышында Ракка шәһәрендә урнашкан “Ислам дәүләте” төркеме штаб-фатиры да бар, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100