news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биш елга бер үткәрелә торган Халыкара лингвистик конгрессның чираттагысы КФУда узачак

Конгресска 1928 елда Гаагада төрле илләрнең әйдәп баручы тел белгечләре нигез салган.

Биш елга бер үткәрелә торган Халыкара лингвистик конгрессның чираттагысы КФУда узачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Халыкара лингвистлар комитеты башкарма комитеты (Comité International Permanent des Linguistes — CIPL) 2023 елның 25 июненнән алып 2 июльгә кадәр 21нче Халыкара лингвистик конгрессның (ICL) Казанда узачагын игълан итте. Конгрессның инициаторы һәм оештыручысы — Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә институт директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов сөйләде.

«21 нче Халыкара лингвистик конгрессы 5 елга бер тапкыр CIPL — лингвистларның даими халыкара комитеты –тел белеме өлкәсендә әйдәп баручы һөнәри берләшмәсе — тарафыннан оештырыла. КФУ, бу мәртәбәле фәнни чараны уздыру өчен конкурста катнашып, көндәшләрен җиңеп чыкты һәм 2023 елда дөньяның иң алдынгы, иң мәртәбәле тел белгечләрен кабул итү хокукына ия булды.

Бу турыда хәзерге вакытта лингвистлар комитетының президенты, профессор Дэвид Брэдли һәм җәмгыятьнең генераль сәркатибе профессор Фрида Стерс имзалары белән университет ректоры, профессор Илшат Гафуров исеменә килгән официаль хатта хәбәр ителә. «Конгресска әзерлек максатында, быелдан башлап, институт базасында ел саен көз көнне шушы ук оештыручылар белән бергә Казан халыкара лингвистик саммиты узачак», — ди ул.

Рәдиф Җамалетдинов әлеге конгрессның Казан федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты (РФА ТБИ) һәм Comité International Permanent des Linguistes (CIPL) башкарма комитеты белән берлектә Казанда уздырылачагын, конференциянең шәрәфле президенты вазифасын башкаруга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ризалык бирүе турында әйтте.

Рәдиф Җамалетдинов белдергәнчә, 2020 елда саммитны онлайн форматта уздыру планлаштырыла. Ул университетның моның өчен бар яктан да әзер, тиешле кадрлары һәм техник чаралары булуын, күптән түгел белем бирү технологияләренә багышланган IFTE форумында йөзләп илдән меңләгән галимнең онлайн рәвештә катнашуы, дөнья күләмендә бу чараның искиткеч зур резонанс алуы бу фикерләрне дәлилләүче төп күрсәткеч булып торуын ассызыклады.

Халыкара лингвистлар комитетына 1928 елда нигез салына һәм ул дөньяның 34 илендәге (АКШ, Бөекбритания, Россия, Германия, Австралия, Япония һ.б.) әйдәп баручы тел белеме өлкәсендәге галимнәрнең һөнәри берләшмәләрен берләштерә. 5 елга 1 узучы конгресс эшендә барлык континентлардан меңнән артык лингвист катнаша. Алдагы конгресслар Гаага (1928), Женева (1931), Рим (1933), Копенгаген (1936), Брюссель (1939), Париж (1948), Лондон (1952), Осло (1957), Кембридж, Бухарест (1967), Болонья (1972), Вена (1977), Токио (1982), Берлин (1987), Квебек (1992), Париж (1997), Прага (2003), Сеул (2008), Женева (2013), Кейптаунда (2018) үтә. 2023 елда ул Казанда — Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100