Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биш елда Татарстан кулланучылар мәнфәгатен саклау рейтингында 34 төбәкне куып җиткән
Хәзерге вакытта Татарстан федераль исемлектә өченче урынны били.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Дәүләт хакимияте органнарының кулланучылар мәнфәгатьләрен саклау дәрәҗәсенә карап төзелгән төбәкләр рейтингында Татарстан соңгы биш елда Россиянең 34 субъектын куып җиткән.
2010 елда 37 нче урынны биләгән Татарстан хәзерге вакытта федераль исемлектә Ленинград һәм Белгород өлкәләреннән генә калышып, өченче урында тора.
2016 елда бердәм күрсәткечләр буенча Татарстан индексы 407,1 гә тиң, Белгород өлкәсенеке – 422,3. Рейтинг лидеры – Ленинград өлкәсе янәшәсендәге көндәшләрдән 13 пунктка алда, индексы – 435,8. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова сөйләде.
"Бу – берләштерелгән күрсәткечләр: социологик сораштыру да үткәрелде, шулай ук интернетта мәгълүматның тулы һәм төгәл булуы, мәкаләләр саны, цитаталар да исәпкә алынды. Биш елда без өченче урынга чыкканбыз. Бу уртак эш нәтиҗәләре турында сөйли", – дип ачыклык кертте ул.
"Кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле органнар системасы эшли. Федераль дәрәҗәдә – Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Гигиена һәм эпидемиология үзәге, республикада – безнең хезмәт, күпсанлы җәмәгатьчелек берләшмәләре. Гомумән, бу юнәлештә үткәрелә торган чаралар республика бюджетыннан финанслана. Хәзер халык товарларны һәм хезмәтләрне белеп сайлый, үз мәнфәгатьләрен мөстәкыйль кайгырта, – дип билгеләп үтте Розалия Арсланова. – Әмма безнең республика өчен өченче урын әле ул күрсәткеч түгел, без беренче урынга өметләнә алабыз".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз