news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биш ел эчендә Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 10 мең кешегә арткан

Республикада күп балалы гаиләләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә компенсация, шулай ук транспортта йөрүгә һәм даруларга субсидияләр ала.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстанда 40 меңнән артык күп балалы гаилә яши, ә 2016 елда аларның саны 30 меңгә якын булган. ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әнә шундый саннар китерде.   

«Соңгы биш елда без күп балалы гаиләләр саны буенча 10 мең кешегә арттык. Бу өченче бала туу санын характерлаучы бик яхшы күрсәткеч. Бездә, чыннан да, демографик планда республика гаиләләрендә өченче, дүртенче һәм аннан соңгы бала туу саны уртача 1-2 процентка арта. Бу уңай динамика җиңел булмаган 2020 елда да сакланып калды», - диде ведомство башлыгы.

Республикада күп балалы гаиләләр торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә өстәмә рәвештә 30 процент күләмендә компенсация ала. Моннан тыш, аларга 6 яшькә кадәрге һәр балага дарулар сатып алуга һәм транспортта йөрү өчен айлык субсидия каралган.

«Гаиләдә өч игезәк бала туганда һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр ярдәм күрсәтелә. Алга таба бер үк вакытта өч һәм аннан да күбрәк туган балаларны 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү вакытында гаиләләр һәр балага 1 мең сум күләмендә айлык пособие ала», — диде Зарипова.

Моннан тыш, республикада «Ана даны — Материнская слава» медале белән бүләкләнгән аналарга ярдәм итү чарасы гамәлдә. Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән аналар мондый медаль белән бүләкләнә. Бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100