Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биш ел эчендә Түбән Кама районында хезмәт хакы 31 процентка арткан
Бигрәк тә аграрийларның һәм шәһәрдәге әһәмиятле предприятиеләрдәге эшчеләрнең хезмәт хакы арткан.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Соңгы биш елда Татарстанның Түбән Кама районында хезмәт хаклары арткан, шул ук вакытта иң зур өстәмәне агросәнәгать комплексы эшчеләре алган.
Бу хакта район советы һәм Түбән Кама шәһәре советы сессиясендә шәһәр мэры Айдар Метшин әйтте.
«Биш елда уртача хезмәт хакы 31 процентка арткан һәм 2020 ел нәтиҗәләре буенча 48,8 мең сумны тәшкил итә», — диде ул.
Аның сүзләренчә, агросәнәгать комплексы эшчеләренең хезмәт хакы 75, ә шәһәрдәге әһәмиятле предприятие эшчеләренеке 42 процентка арткан.
Бюджет өлкәсендәге хезмәт хакларының динамикасы түбәнрәк булган, соңгы биеш елда нибары 24 процентка гына арткан, ә кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә уртача айлык хезмәт хакы 16 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз