Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биш ел эчендә Әлмәттә 532 ишегалды төзекләндереләчәк
Әлеге эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районында «Безнең ишегалды» һәм «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында бүген эшлекле киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев сөйләде. Бу хакта җирле газета яза.
Денис Косарев мәгълүматлары буенча, биш ел эчендә Әлмәт районында 532 ишегалдында төзекләндү эшләре башкарылачак. Бу шәһәр читендәге 336 һәм 15 торак пунктагы 96 ишегалды дигән сүз.
Узган елның җәендә халык белән 38 очрашу оештырылды. Очрашу район активы һәм ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлары белән берлектә узды.
Шул ук елның ноябрь аенда Әлмәттә проект воркшопы оештырылды. Биредә Россиянең төрле шәһәрләреннән 15 ландшафт архитекторы катнашты.
Агымдагы елда Әлмәттә 52 ишегалды төзекләндереләчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз