news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биш ел эчендә IT-парк резидентлары 17,5 млрд сум акча эшләгән

Агымдагы ел кеременә килгәндә, ел азагына аның 7,5 млрд сум күләмендә булуы фаразлана

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Югары технологияләр өлкәсендә беренче технопарк “IT-парк” эшчәнлегенә биш ел тулды. Ул 2009 нчы елның 23 октябрендә эшли башлаган иде. Шул уңайдан, бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм IT-парк директоры Антон Грачев катнашында матбугат конференциясе узды.

Әйтергә кирәк, IT-парк – “Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар төзелеше” федераль программасы буенча төзелгән беренче технопарк. 2010, 2011 һәм 2012 нче ел йомгаклары буенча, ул РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы технопарк булып танылды.

Бүгенге көндә IT-парк составында Казанда һәм Яр Чаллыда ике мәйданчык гамәлдә. Аларга барлыгы 4,3 млрд сум инвестицияләнгән: 2,9 млрд сум – Казан шәһәрендәге IT-паркка һәм 1,39 млрд сум – Яр Чаллыдагы IT-паркка.

“IT-парк резидентлары сафында бүгенге көндә 140 компания исәпләнә, аларда 3772 хезмәткәр эшли”, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов.

Министр әйтүенчә, биш ел эчендә IT-парк резидентлары 17,5 млрд сум акча эшләгән, резидентларның барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләре 2,5 млрд сумнан артып киткән. 2014 ел нәтиҗәләрен дә исәпкә алып, биш ел эчендә алынган керем 20 млрд сумнан артып китәр һәм салым түләүләре 2,9 млрд сум булыр дип көтелә. Агымдагы ел табышына килгәндә, ел азагына аның 7,5 млрд сум күләмендә булуы фаразлана.

Хәзерге вакытта Казан IT-паркы 100 процент дәрәҗәдә, Яр Чаллы мәйданы 80 процент дәрәҗәдә тулы. Антон Грачев сүзләреннән аңлашылганча, ел азагына автошәһәр IT-паркының резидентлар белән тулысынча тулуы көтелә.

“IT-парк проекты – Россиядә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар булдыру юнәлешендә беренче сынау проекты. Без үз юлыбыз белән мөстәкыйль эшчәнлек алып бардык, беркемгә дә охшарга тырышмадык, беркем тәҗрибәсенә дә таянмадык. Бүгенге көндә бу безнең уңышның төп алшарты булып торадыр, мөгаен”, - дип белдерде Антон Грачев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100