news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатларын 14 сентябрьдә сайлаячаклар

Бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар 14 сентябрьдә узачак. Участокларда тавыш бирү Татарстан Рәисен сайлаулар белән берлектә барачак. Мондый карар 17 июньдә Казан Ратушасының XXXIX сессиясендә кабул ителде. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Закон тарафыннан барлык дәрәҗәдәге сайлаулар уздыру өчен бердәм тавыш бирү көне билгеләнгән – сентябрьнең икенче якшәмбесе, ул быел 14 санга туры килә. Сезгә билгеле булганча, 11 июньдә ТР Дәүләт Советы тарафыннан 14 сентябрьгә сайлаулар билгеләү турында карар кабул ителде. Шул рәвешле, муниципаль сайлаулар Татарстан Рәисен сайлау белән бер үк вакытта узачак», – дип белдерде шәһәр мэры Илсур Метшин.

Бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатларын киләсе сайлаулар катнаш сайлау системасы буенча оештырыла. Кандидатларның яртысы бермандатлы сайлау округлары буенча, ә икенчесе теркәлгән сәяси партияләр исемлекләре буенча сайланачак.

Сайлау кампаниясен оештыру һәм уздыру шәһәргә аерым җаваплылык йөкли, дип билгеләде Илсур Метшин. Ул әлеге мәсьәләне хәл итү өчен шәһәрнең барлык хезмәтләренә эшкә керешергә өндәде.

«Сайлауларның законлылыгы һәм барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен аерым җаваплылык муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясенә йөкләнә», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot