Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бишбалта бистәсендә яңа мәдәни киңлекләр һәм торак комплекслар барлыкка киләчәк
Казанның Бишбалта бистәсендә зур үзгәрешләр көтелә. Бу хакта шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков Балыкчы бакчасындагы лекторий вакытында сөйләде. Аның сүзләрен «Казанские ведомости» китерә.
Янган «Адмирал» сәүдә үзәге һәм «Сантехприбор» заводы урнашкан участокларда заманча торак комплекслар төзеләчәк. Шулай ук, Жаворонков билгеләп үткәнчә, планнарда яр буе зонасын төзекләндерү каралган.
Шул ук вакытта ул, үзгәрешләр районның тарихи йөзен саклап калачак, ә яңа кешеләр интеграциясе мәдәни инициативалар аша гамәлгә ашырылачак, дип ышандырды.
Очрашуда шулай ук Җәмигъ мәчетен төзү перспективалары, Макарьев чиркәве янындагы территория һәм тузган торак фондын капиталь ремонтлау планнары турында фикер алыштылар. Жаворонков ассызыклаганча, бу бурычлар системалы һәм этаплап тормышка ашырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз