news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бишбалта бистәсендә Ренат Ибраһимов яшәгән йортка истәлек тактасы куелган

Истәлек тактасы хәйрияче тарафыннан куелган.

Бишбалта бистәсендә Ренат Ибраһимов яшәгән йортка истәлек тактасы куелган
Фото Гарәфетдин Хисаметдиновның шәхси архивыннан

Казанның «Урак һәм Чүкеч» («Серп и молот») урамындагы 24 нче йорт диварына Ренат Ибраһимовка мемориаль такта урнаштырылды. Истәлек тактасы хәйрияче тарафыннан куелган.

«Ренат Ибраһимов – данлыклы җырчы, без якташлар да, күршеләр дә идек. Безнең Бишбалта авылында шундый истәлек тактасы булсын әле дип элеп куйдык», - диде танылган хәйрияче Гарәфетдин Хисаметдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Танылган җырчы бу йортта 1969 елдан 1972 елга кадәр 3 ел яшәгән. Җырчы - 35нче, Гарәфетдин Хисаметдинов 36нчы фатирда яшәгән. Җырчының әнисе Кукмарадан булуы да аны Кукмарада туган хәйрияче белән берләштергән.

«Без Ренат Ибраһимовның якыннары-туганнары белән дә сөйләштек. Шушы йортта яшәүчеләрдән рөхсәт алдык – күпчелек теләктәшлек белдерде, мемориаль тактаны рәсми комиссия аша уздырдык», – диде хәйрияче.

Гарәфетдин Хисаметдинов бу тактаны Казанның Киров районының 100 еллыгы уңаеннан да урнаштырылуын ассызыклады.

Мемориаль тактаның скульпторы – Зөлфия Мөхәммәдьянова.

news_right_1
news_right_2
news_bot