Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биш елда Татарстанда 2,5 мең яшь гаилә торак шартларын яхшыртты
Татарстанда соңгы биш елда 2,5 мең яшь гаилә дәүләт программаларында һәм проектларда катнашу нәтиҗәсендә торак шартларын яхшыртты. Бу хакта VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 44нче утырышында Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Узган елда әлеге механизмнардан 1092 гаилә файдаланды һәм торак шартларын яхшырта алды», - диде докладчы.
Өч ел эчендә дәүләт ярдәменнән файдаланган яшь гаиләләр саны 1,5 тапкырга диярлек арткан. Сүз «Яшь гаилә» программасы һәм «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы турында бара, диде Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчесе.
«Республика бюджетыннан ярдәмче программаны финанслау быелдан башлап 50 млн сумнан 100 млн сумга кадәр артты. Узган ел 50 гаилә, агымдагы елда 81 гаилә субсидия алды», - диде Садыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз