Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биш елда Чаллы театры тамашачысы 280 процентка арткан
Олег Кинҗәгулов Чаллыдагы театр сөючеләр исеменнән милли сәнгатьне, мәдәниятне үстерергә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт белдерде.
Чаллы татар дәүләт драма театры яңа бинага күчкәч аның тамашачысы 3 тапкыр диярлек, ягъни, 280 процентка арткан.
«2020 елда Чаллыда масштаблы реконструкция төгәлләнде һәм Чаллы татар дәүләт драма театры яңа бинага күчте. Яңа бинада тамашачының артуы театр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген раслый», диде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышында.
Театр җитәкчесе китергән мәгълүматларга караганда, 2021 елда театрга 18 988 тамашачы килсә, 2024 елда — 53 364 тамашачы килгән. Бюджеттан тыш кергән акчалар 2021 елда 7 923 459 сум булса, 2024 елда 24 729 260 сумга җиткән.
«Мондый үсеш репертуарның баюы, театр сайты эшчәнлеге, төрле юнәлештәге проектлар булдыруга бәйле. Алар барысы да аудиторияне киңәйтергә, аеруча яшьләрне һәм рус телле тамашачыны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә», диде ул.
Форсаттан файдаланып, театр җитәкчесе республика Рәисенә һәм мәдәният министрына Чаллыдагы театр сөючеләрдән милли сәнгатен, мәдәниятен үстерергә мөмкинлек биргән өчен чиксез рәхмәтләрен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз