news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биш ел эшләп, пенсияне арттырып булу мөмкинлеге турында аңлаттылар

Биш ел эшләп, пенсияне арттырып булу мөмкинлеге турында аңлаттылар
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Пенсияне шактый сизелерлек арттыру өчен, пенсия яшенә җиткәннән соң тагын биш ел эшләргә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сөйләде. RT шул хакта хәбәр итә.

«Бу очракта бу чорда картлык буенча иминият пенсиясенең теркәлгән өлешен 36 процентка һәм индивидуаль коэффициентларны 45 процентка арттырырга мөмкин», - дип аңлатты парламентарий.

Моннан тыш, Бессараб Россия гражданнарына рәсми рәвештә эшкә урнашып эшләргә киңәш итә. «Ягъни икътисадның күләгә секторында эшләмәскә, ә хезмәт наемы буенча эшләргә кирәк. Әгәр үзмәшгуль булып эшлисең икән, ул чагында пенсия балларыңны мөстәкыйль формалаштырырга», – дип ачыклык кертте депутат.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия халкына уртача пенсиядән ничек югарырак пенсия алырга икәнен аңлаттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot