news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биш ел эчендә Казанда 24 мәктәп һәм 51 балалар бакчасы капиталь ремонтланган

Казанда 2017 елдан башлап 24 мәктәптә һәм 51 балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелде. Яңа уку елы башына тагын биш мәктәптә һәм алты мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә эшләр тәмамланачак. Бу хакта ТР башкаласы мэры Илсур Метшин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы сөйләвенчә, соңгы биш елда Казанда 7,6 мең бала өчен 34 балалар бакчасы, 17 мәктәп һәм өстәмә уку корпуслары төзелгән. Объектлар федераль программалар һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

«Россия Федерациясе субъектлары башкалалары арасында төзелгән мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, төзекләндерелгән мәдәният объектлары саны буенча безгә тиңнәр юк», – диде мэр. «Бу – яңа буын мәктәпләре һәм бакчалары, чын мәгариф сарайлары, аларда уку процессы, ял итү, талантларны үстерү, спорт белән шөгыльләнү, сыйфатлы туклану өчен бар нәрсә дә бар», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин сүзләренә караганда, яңа уку елында Казан мәктәпләрендә 144 мәктәп рестораны эшләячәк, бу ашханәләрнең гомуми саныннан 80 процентын тәшкил итә.

Быел җәй шәһәрнең 29 уку йортының 30 азык-төлек блогында ремонт эшләре узды, шулай ук 18 нче номерлы гимназиянең яңа корпусында төшке аш залы ясалды. «Мәктәп укучыларының кайнар ризык кабул итү өчен генә түгел, аралашу, коммуникация өчен дә урыннары булырга тиеш», – дип өстәде ТР башкаласы җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, бу уку елында укучылар өчен түбәндәге яңартылган учреждениеләр үз ишекләрен ачачак: 131 нче номерлы лицей, 143 нче номерлы һәм 173 нче номерлы мәктәпләр, 18 нче номерлы гимназия. Соңгысында төп бинага янкорма төзелде, шуның аркасында уку йортының проект егәрлеге 300 укучыга артачак. 1 сентябрьгә 18 нче номерлы гимназия 670 укучыны кабул итәргә әзер булачак.

Моннан тыш, шәһәрнең белем бирү оешмаларында җылыту сезонына инженерлык коммуникацияләрен әзерләделәр. 16 объектта опрессовка һәм гидроюдырту үткәрелгән. Шулай ук 600 метр озынлыктагы челтәр ремонтланган һәм тузган җылылык радиаторлары алыштырылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot