Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биш ел эчендә беренче тапкыр Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе кимегән
Соңгы биш елда беренче мәртәбә Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе кимегән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство башлыгы Дамир Сатретдинов сөйләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Элек хөкем ителүчеләр, шулай ук көнкүреш туфрагында һәм исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны кимеде. Утлы корал кулланып кылынган җинаятьләр саны чиреккә диярлек кимегән. Үтерүләрнең, сәламәтлеккә авыр зыян китерүләрнең, көчләүләрнең, талау һөҗүмнәренең 100 процент диярлек ачылуы саклана», - дип билгеләде докладчы.
2025 елда Татарстанда барлыгы 47 373 җинаять теркәлгән, шул исәптән 15 106сы – авыр һәм аеруча авыр составлар. Республиканың хокук сакчылары 17 897 җинаять эшен ачты, шул исәптән җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр.
Сатретдинов IT-технологияләр өлкәсендә теркәлгән җинаятьләр санының кимүенә игътибар итте. Шуның белән бергә ул әлеге категориядәге барлык җинаятьләрнең яртысы диярлек (15 меңнән артык) урлауга туры килә, дип ачыклык кертте. Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры әлеге проблеманың актуальлегенә һәм аны хәл итү өчен яңа чаралар эшләү кирәклегенә басым ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз