Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Биш буын шагыйрьләре бергә»дә Ренат Харис: Традиция – кан тамыры кебек
«Татмедиа» янында узган «Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Ренат Харис та чыгыш ясады. Ул олпатлардан яшь шагыйрьләр традицияләрне кабул итеп алуын да билгеләде.
«Сүз Фатих Кәрим белән башланды. Аның традицияләрен дәвам итү – чыгыш ясаучы шагыйрьләрнең нотыкларында яңгырады. Димәк, олпат һәм яшь шагыйрьләр арасында буыннар элемтәсе өзелмәгән. Ә элемтә дәвамлы булса, безнең киләчәктә дә юлыбыз тукталмаячак. Традиция – кан тамыры кебек. Без бүгеннән киләчәккә таба барабыз, ә киләчәк әледән үк башлана. Фатих Карим – уникаль шагыйрь. Мин белгән әдәби-мәдәни дөньяда андый әдип юк. Ул Бөек Ватан сугышы кырында, окопларда һәм блиндажларда чакта 150гә якын шигырь, 9 поэма, 2 повесть һәм 1 пьеса язган», – диде ул.

Алга таба Ренат Харис, Фатих Кәримнең сугышта ничек иҗат итүенең нечкеләрекләрен сөйләп үтте.
«Фронтовик язучылар бик күп. Әмма алар фрон газеталары редакцияләрендә, штабларда эшләгәннәр, командировкаларга барып кайтканнар. Ә Фатих Кәрим автоматының түтәсен тезенә куеп, дәфтәренә шуның кадәр шигырь һәм башка төр әсәрләр иҗат иткән. Бөек Ватан сугышы чоры шартларында алай ныклап әдәби иҗат белән шөгыльләнгән язучы юк», – дип билгеләде әдип.
Шулай ук Ренат Харис каһарманнар турында күбрәк белүнең кирәклеген, буыннар бәйләнешенең мөһимлеген әйтте. Чыгышы азагында чара өчен «Татмедиа»га рәхмәтен ирештерде.
Чара барышында – «Яңа исем» проекты шәкертләре чыгышлары яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз