news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биш бала әнисе Рәдифә Ногманова: Һәр кеше бу тормышка үзенең билгеләнеше белән килә

Журналист, «Луч» телекомпаниясе мөхәррире, «Ана даны» медале иясе, биш бала әнисе Рәдифә Ногманова күпбалалы әни булу турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Биш бала әнисе Рәдифә Ногманова: Һәр кеше бу тормышка үзенең билгеләнеше белән килә
Фото: Рәдифә Ногманованың шәхси архивыннан

Күп балалылык – нәселдән дә килә торган нәрсә. Гаиләбез белән «Эхо веков» дигән республикакүләм бәйгесендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Безнең балалар – ирем һәм минем як геннарын тотучылар. Шәҗәрә буенча карап, без ике якның да уртаклыклыкларын барларга булдык. Ике якта да сугыш ветераннары булган. Кемдер кайткан, кемдер сугыш кырында ятып калган… Ике якта да машина йөртүчеләр күп булган. Кайнатам, ирем, минем бабам – машина йөртүче. Ике якта да музыкантларыбыз бар. Һәм иң мөһиме – ике як гаиләләребез дә күп балалы икән безнең.

Без гаиләдә – 5, ирем – 4 бала үскәннәр. Кайнатам нәселендә 6 бала булган. Минем әниләр – 7, әтиләр – 6 бала үскәннәр. Нәселебездә унар балалы гаиләләр дә бар. Күп бала бәрабәренә нәселебез дә бик зур безнең. Мәсәлән, әнинең әтисе ягыннан гына да 280нән артык кеше санадык.

Һәр кеше бу тормышка үзенең билгеләнеше белән килә. Әгәр хатын-кыз 2-3 бала таба алмаган икән, димәк, аның артык бала таба алырлык сәламәтлеге булмаган. Ул аның балаларында да кабатланган. Менә шул яклап карасаң, күп яки аз бала – закончалык инде ул, – ди ул.

Биш бала әнисе Рәдифә Ногманова белән Гөлназ Хәбибуллина әңгәмәсен «Интертат» сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100